- һай
- ы. 1. Соклану, шатлану яки көчле гаҗәпләнү, курку хисләрен белдерү өчен кулл. Һай, теле бу кызның!. Кинәт искә килгән фикерне әйткәндә кулл. һай, онытып торам икән! 2. Үкенү, ачыну, хәсрәтләнү хисләрен белдерә һай, егетләр, нишләдем! 3. Шикләнү, борчылу хисләрен белдерә һай, бер-бер хәл булмаса ярар иде 4. Нык ачулану хисен белдерү өчен тиргәү сүзләре янында кулл. һай, мәлгунь! 5. Ис китмәү яки көлеп, кимсетеп карау хисләрен белдерә һай, беләм мин аны... 6. Малларны куганда кулланыла 7. Җырларда ялгаучы музыкаль фраза буларак кулл. ир-егеткәйләргә ләй, дуслар, мал кирәкми, һай, кирәкми... . ҺӘЙ ОРУ – Хуҗа булып иркенәеп яшәү, теләгәнчә эш итү син үзең генә йортта һәй орып калырга телисең булыр
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.